ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 гыйнвар 2020, 17:55

Электрон тәмәке шартлап, 16 яшьлек үсмернең тешләре коелган

16 яшьлек егет өчен начар гадәте фаҗига белән тәмамланган

Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәрендә яшәүче егетнең авызында электрон тәмәке шартлаган. Шартлау нәтиҗәсендә егет җитди җәрәхәтләр алган.
“Версия Саратов” басмасы хәбәр итүенчә, 25 гыйнвар көнне хирургия бүлегенә авыр хәлдә 10 сыйныф укучысын китерәләр. Аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр, соңрак үсмерне Саратовка арытаба дәвалану өчен озатачаклар.
“СарИнформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, электрон тәмәке (вейп) үсмернең йөзе алдында шартлый. Шартлау дулкыны шулкадәр көчле була ки, егетнең тешләре коела һәм йөзе коточкыч җәрәхәтләнә. Белгечләр егетнең теш казнасын тергезү өстендә эшлиләр.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: