ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 гыйнвар 2020, 15:59

Популяр даруда кургаш катнашмасы табылган

Диареяны туктатучы препаратлар җиңел һәм зыянсыз түгел

Аның аеруча балалар һәм авырлы хатыннар өчен куркыныч тудыруы ачыкланган.

Диареяны туктатучы препаратлар җиңел һәм зыянсыз түгел. Экспертлар белдерүенчә, халык арасында популяр даруларның берсе аеруча балаларга һәм авырлы хатыннарга куркыныч тудыруы мөмкин.

“Беренчедән, мондый чаралар составында балчык булырга мөмкин. Моннан тыш, бик популяр булган „Смекта“да кургаш катнашмалары да табылган. Шуңа күрә, әлеге чараның хәвефсезлеге буенча яңа тикшеренүләр үткәрергә тәкъдим ителде", — дип билгеләп үтә экспертлар.

Моннан тыш, дару чаралары һәм медицина әйберләре хәвефсезлеге буенча агентлык (ANSM, Франция) әлеге дару белән терапия алучы 2 яшькә кадәрге балаларда кургашның канга күчүе куркынычы бар. Нәтиҗәдә, Франциядә табибларга бу препаратны диареяны дәвалау өчен 2 яшьтән кечерәк балаларга һәм йөкле хатыннарга билгеләргә киңәш ителми.

Русиянең педиатрия үзәге берлеге моңа бәйле табибларга кисәтү тараткан, экспертлар үзебездә җитештерелгән препаратларны кулланырга куша.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: