ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 17:39

Хөрмә файдалы, әмма...

Кеше 10 айдан артык хөрмә (финик) белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар

Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.
Хөрмәне, башка киптерелгән җимешләр кебек, күкерт кислотасы белән эшкәртмиләр. Шуңа аны курыкмыйча ашый аласыз.
Көндәлек рационына хөрмә җимеше керткән кеше беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми.
Хөрмә организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, симерүгә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Ул иммунитетны күтәрә, хәтерне яхшырта.
Бу җимеш составында күкрәк сөтен арттыручы окситоцин матдәсе бар. Бала ашатучы аналар моны истә тотарга тиеш.
Әмма, диетологлар сүзләре буенча, хөрмәне бөерендә таш булганнарга ашау тыела, чөнки ул сидертә торганнардан. Аны шулай ук ашказаны асты бизендә проблемалары булганнарга ашарга ярамый.
Читайте нас: