ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 17:06

Республикага бүреләр көтүе килә ди

Социаль челтәрләрдә Башкортстанга Казахстан ягыннан бүреләр көтүе килүе турындагы видеоязма таралган. Куркуга төшкән республика халкы бу видеоязманы бер берсенә җибәрә.

“Казахстан чиге ягыннан бүреләр көтүе якынлашып килә. Ата-аналар балаларын күздән ычкындырмасын, урмага чыгуларын чикләсен, балык тотуларны тыярга һ.б. Мәгълүматны пограничниклар раслады”, - диелә видеоязмада.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат дөрескә туры килми. Ведомство хезмәткәрләре экологлар белән бергә бу вакыйгага карата тикшерү үткәргән, бу факт расланмаган.
“Республикада яшәүчеләрне тынычлык саклауларын һәм бары тик рәсми чыганаклар мәгълүматларына ышануларын сорыйбыз”, - диләр ведомствода.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru
Фото: Видеодан скриншот.

Читайте нас: