ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2020, 15:45

Февральдә яллар күбрәк булачак

Башкортстанда яшәүчеләрнең ничек ял итүе билгеле

Бу айда Ватанны саклаучылар көне билгеләнә. Нәкъ шул көн сәбәпле республика халкының өстәмә ял көне барлыкка киләчәк.
Ватанны саклаучылар көне, йолага ярашлы, 23 февральдә бәйрәм ителә. Быел бәйрәм көне якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә тагын бер ял көне эшләргә карар ителгән.
Башкортстанда яшәүчеләр дүшәмбе, 24 февральдә, өстәмә ял итәчәк. Өч көн рәттән (22, 23 һәм 24 февраль) озын ял көннәре булачак. Сүз уңае, җомга көнне (21 февраль) кыска көн түгел.
Читайте нас: