ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль 2020, 13:13

“Нишлисез сез, юньсезләр?!”

Популяр артист Элвин Грей, социаль челтәрләрдәге битендә җырчы Иркәне яклап, шулай дип язган.

Болай дип әйтергә сәбәп тә бар шул – Иркәнең Казанда үткән концертыннан соң кемнәрдер машинасын җимергән. Элвин бу күңелсез вакыйга булган урыннан фото һәм видео да урнаштырган. Аның әйтүенчә, җырчының машинасын беренчегә генә бозмыйлар икән.
“Кичә Казанның “Уникс” залында Иркәнең өстәмә концерты вакытында кемнәндер аноним шылтырату булган: имеш, залда бомба бар. Концерт карарга килгән тамашачының һәм Иркәнең үзенең сабырлыгына сокланырга гына кирәк. Концерт “на ура!” үтте. Зал тулы иде. Иртәнгә – тагын гадәттән тыш хәл. Иркәнең машинасын эштән чыгарып җимергәннәр. Нишлисез сез, юньсезләр?!” – диде ачуланган Элвин.
Ә бит моңа кадәр дә Иркәнең машинасына зыян салган булганнар. Монысы – өченче очрак. Бер мәртәбә тормоз шлангларын кисеп киткәннәр, икенчесендә тәгәрмәчләрен кискәләгәннәр. Беләсе иде – ә Иркә бу хәлләр турында полициягә хәбәр иткәнме соң?
Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: