ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Ясно
VK
Төрлесеннән
11 Февраля 2020, 11:44

Кар арасында ике яшьлек бала табылган

Башкортстанның Мәләвез районында кичә төнлә көрттә ике яшьлек малай табылган

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның Мәләвез районында кичә төнлә көрттә ике яшьлек малай табылган.

Моның турында мәгълүмат Интернет челтәрендә барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә Нөгеш авылында баланы күрше хатыннан өенә кайтканда ата-аналар югалтуы турында хәбәр иткәннәр.

Баланың әти-әнисе өйдә йоклаганда ул озак вакыт кар арасында 25 градус салкында булган. Кечкенә малайны авыр хәлдә урындагы дәваханәгә озатканнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, табиблар аны Уфага күчерергә планлаштыра.

- Алар - Мәләвезгә янә яшәргә кайткан кешеләр. Хәлләр турында беләбез. Баланың хәле турында үзебез берни белмибез, шулай ук социаль челтәрләр буенча карыйбыз. Әмма баланың дәваханәгә эләгүе дөрес. Ул Мәләвез дәваханәсендә, - дип аңлаттылар Мәләвез районы Нөгеш авыл Советы хакимиятендә.
Фото: 24smi.org сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас