Бәхетле әти-әни балаларына Мирас, Мөхәммәт һәм Гөлли исемнәрен биргән.
Гөлгенә белән Азат Чыңгызовлар яңа туган сабыйларны башкаланың Киров районы ЗАГС бүлегендә теркәгән, дип хәбәр итә Юстиция эшләре буенча төбәк комитеты.
Алар, шулай ук, биш яшьлек Самирны тәрбияли.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наилә Сәетгалина, бәхетле әти-әнине котлап, аларга яңа туган балаларының беренче документларын тапшырган.
Былтыр Башкортстанда сигез тапкыр өч игезәк тууы теркәлгән иде.