Зинира Рамазанова үзенең Инстаграмында дәваханәдә система алган видеосын урнаштырган. Кадр артында Ризатның тавышы ишетелә:
- Хәерле көннәр! Без бүген дәваланып бетәбез. Кызганычка каршы бүген Арчага килә алмыйбыз. Арча, гафу үтенәбез! Ләкин иртәгә аякка басабыз, Гашыйклар көнендә бергә булабыз. Бүгенге концерт 19 февральгә күчерелә. Билетлар үз көчендә кала. Рәхмәт яусын безне аңлавыгыз өчен. Аллага шөкер, кичә Кукмарада бер билетны тапшыручы да булмаган. Сау-сәламәт булыгыз!
“Зинира, привет! Бик серьезно авырыйсың, давай до конца терел. Без сезне аңлыйбыз һәм күпме кирәк, шулкадәр көтәбез, давай исән-сау, сәламәт бул, ял ит”.