ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2020, 15:29

Кечкенә энесен коткарыр өчен 12 яшьлек малай маникюр ясый

Казахстанның Экибастуз шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Арулат Рәхимов кечкенә инвалид энесенә ярдәм итәр өчен маникюр остасы булып эшли.

Малай бу шөгыль белән берничә ел элек кызыксына. Өйгә килгән “тырнак ясаучы” эшенә карап торган Арулат “мин дә шулай булдырам бит” дип уйлый. Әнисе улының идеясенә шикләнеп караса да, каршы килми. Ә менә гаилә башлыгы Арулатның “хатын-кызлар эше” белән шөгыльләнүен теләми.
Шулай да малай әти-әниләрен махсус курслар һәм материаллар өчен акча түләргә күндерә. Тәүдә ул танышларына маникюр ясый, хәзер инде даими клиентлар җыйган. Үзенең хезмәтләрен ул 1500 тәнгәдән бәяли (якынча 250 сум).
- Энемә ярдәм итәр, әтием белән әнием беркемнән дә бурычка акча сорамасын өчен иң яхшы оста, иң кыйммәтле суперпрофессионал буласым килә. Кече энемнең терелүе, мәктәптә укып, өйләнүе хакында хыялланам. Хыялымны тормышка ашырыр өчен барын да эшләячәкмен, - ди яшь оста.
Аның 6 яшьлек энесе, 2 яшендә өченче каттан егылып, тулысынча хәрәкәтсезләнә. Израиль, Көньяк Корея, Кытай клиникаларында малайны дәвалаудан баш тарталар. Ә менә Кыргызстанда 4 тапкыр дәваланганнан соң сабыйда бераз үзгәрешләр барлыкка килә. Әмма һәр дәвалану курсы өчен әти-әниләре бурычка акча алып торырга мәҗбүр. Арулат бөтен эшләгән акчасын гаиләсенә биреп бара. Чөнки гаиләдә аннан башка тагы 4 бала үсеп килә.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: life.ru
Фото: интернеттан

Читайте нас: