ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 февраль 2020, 11:30

Бала күз ачып йомганчы тома ятим калган...

Юл фаҗигасе Кырмыскалы районында булган

Башкортстанда бер гаилә юл-транспорт һәлакәтенә тарыган: ата-ана шунда ук һәлак булган, баланы авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр.

Фаҗига Р-240 трассасында Бозаяз авылына борылышта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "DAF" маркалы йөк машинасы “Фольксваген Поло” белән бәрелешкән.

“Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиңел автомобильдә кысылган өч кешене алганнар. “Фольксваген Поло” пассажирлары: ир һәм хатын юл фаҗигасе урынында үлгән, 11 яшьлек бала ашыгыч ярдәм машинасында Авыргазы районы үзәк дәваханәсенә китерелгән. "DAF" шоферы зыян күрмәгән”, — дип хәбәр итә ведомство.
Фото: Башинформ

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: