ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 февраль 2020, 12:03

Исерек шофер пассажирын харап иткән

"Права"сы булмаган "водитель" пассажирын үтергән

Куергазы районында исерек водитель аркасында пассажир һәлак булган, дип хәбәр итәләр БРның дәүләт автоинспекциясендә.
Авария якшәмбе көнне (24 февральдә) теркәлә. Якшимбәт-Янги-Юл автомобиль юлының 2нче километрында Mitsubishi Lancer белән идарә итүче 33 яшьлек исерек ир машинасын аудара.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 28 яшьлек пассажир дәваханәдә үлгән.
Руль артына исерек килеш утырудан башка, водительнең машина йөртүгә хокукы (“права”сы) бөтенләй булмаган.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Читайте нас: