ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 февраль 2020, 17:14

Павел Прилучный хатыны белән аерылышамы?

“Мажор” телевизион сериалы буенча күпләребезгә яхшы таныш актёр Павел Прилучный хатыны Агата Муцениеце белән аерылышуы турында игълан итте.

Бу күркәм пар 2011 елда гаилә корган иде. Аларның уллары Тимофей һәм кызлары Мия үсеп килә.
Соңгы арада алар турында байтак кына имеш-мимешләр йөрде. 2019 елда йолдызлы гаиләдә низаглар да булгалады дип язды мәгълүмат чаралары. Павел Агатага кул күтәргән дип тә, хыянәт итә дигән гайбәтләр дә булмады түгел.
Һәм, ниһаять, рәсми рәвештәге игълан. Павел белән Агата Инстаграмнарында икесе дә бертөрле сурәт урнаштырган: кыз һәм малай Love is… язулы йөрәк тоткан, әмма ул урталайга ярылган.
Павел болай дип язган:
“Дуслар, без һәрчак сезнең белән тормышыбызның күңелле моментларын уртаклаштык, гомумән, шәхси тормышыбыз һәм гаиләбез турында берни яшермәдек. Сездән яшерми дөресен әйтергә булдык. Безнең матур мәхәббәт тарихы матур булып калырга тиеш, шуңа күрә аны вакытында туктатырга кирәк. Сездән һәм мәгълүмат чараларыннан тормышыбызга кысылмауны үтенәбез, чөнки бу бик катлаулы период. Без рәсми рәвештә мөнәсәбәтләребезне таркатырга булдык. Әмма без һәрчак бер-беребезгә якын булып калачакбыз, балаларыбызны да шулай ук, ә бәлки, ныграк та, яратачакбыз. Безнең мөнәсәбәтләребез дусларча, бар да зурларча һәм килешенеп эшләнелә! Безне яратканыгыз өчен рәхмәт, без дә сезне яратабыз!”

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: интернеттан

Читайте нас: