ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль 2020, 15:20

Әтисенә 23 февральгә сюрприз ясаганда һәлак булган

Сабыйга нәрсә булган?

Ростов өлкәсенең Кривянский бистәсендә дүрт яшьлек бала һәлак була. Бала әтисенә 23 февральгә бүләк ясарга җыенганда фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.


21 февральдә нәни малай балалар бакчасында әтисенә бүләк әзерли. Бәйрәм открыткасын балалар өйләренә алып китә. Мәрхүм бала да открытканы өенә алып кайтып, стенага кадаклап куймакчы була. Моның өчен бала канцелярия кадагы да таба. Ул урындыкка баса, кадакны авызына каба. Кызганыч, сабый моның куркыныч икәнен аңламый. Ул тирән итеп сулыш ала һәм кадакны йотып җибәрә.


Сабый буыла башлый, аңа сулыш җитми. Әти-әнисе малайга ярдәм итәргә тырышып карый. Аннары алар үз көчләре белән генә баланы коткара алмаганлыгын аңлый. Күршеләр баланы һәм аның анасын дәваханәгә илтә. Әти белән әни кеше табибларны эзләп тапканда, малай зәңгәрләнә башлаган була инде.


Табиблар баланы коткарырга тырыша. Тик бер сәгатьтән сабый җан биргән, дип яза "Интертат".


Рентген кадакның бронхларга кадалып калуын күрсәткән, диелә хәбәрдә.
Автор: Резеда Галикәева
Фото:
Читайте нас: