ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 февраль 2020, 11:50

Ачыкланганы меңләп, ә ачыкланмаганы?

2019 елда Башкортстанда меңнән артык коррупциягә бәйле җинаять теркәлгән

2019 елда Башкортстанда меңнән артык коррупциягә бәйле җинаять теркәлгән.
Тәмамланган эшләр буенча күрелгән зыян 110 миллион сум тирәсенә бәяләнә. Тикшерүләр барышында милеккә 52,5 миллион сум күләмендә арест салынуы билгеле.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Коррупциягә каршы көрәш” милли проекты кысаларында җитди эшләп, Башкортстан Русиядә дә, Идел буе федераль округында да ачыкланган һәм тикшерелгән коррупция җинаятьләре саны буенча лидерлар исәбендә. Бу юнәлеш буенча тикшерелгән җинаятьләр саны 2018 ел белән чагыштырганда 30 процентка арткан. Ачыкланган коррупция җинаятьләре исәбе 1053кә җиткән, шуларның 911е Башкортстанның тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән.
Автор : Гөлара Арсланова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: