ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2020, 13:06

18 мәктәп карантинга ябылган

Республикада грипп һәм ОРВИ эпидемиясе дәвам итә

Республикада грипп һәм ОРВИ эпидемиясе дәвам итә.

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ аркасында 18 мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә.

2 мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада 18 мәктәп, 3 мәктәп-интернат һәм 8 балалар бакчасы, шулай ук 9 мәктәптә 44 сыйныф һәм 8 балалар бакчасында 8 төркем тулысынча ябылган, дип хәбәр итә ведомство.

Хәзерге вакытта төбәктә грипп эпидемиясе түбәнәюгә бара. Узган атнада, 24 февральдән 1 мартка кадәр, грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре белән 29 меңнән артык кеше авырган, аларның 17 меңнән артыгы — балалар. Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар саны 14 процентка кимегән. Уфада грипп һәм ОРВИ авыруларының 8,4 мең очрагы теркәлгән, шуның 4061 очрагы — балаларда. Авырулар саны 10,7 процентка кимегән.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: