ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2020, 17:00

Бер фаҗигадә алты кеше үлгән

«Рено Дастер» белән «Рено Меган» бәрелешә

7 мартта төнлә белән Коми Республикасындагы Түбән Одес шәһәр тибындагы бистәдән ун чакрым чамасы ераклыкта юл һәлакәте була. Биредә алты кеше үлә, ике нәни бала комага китә. «Комсомольская правда» сайты фаҗигагә очраган кешеләр турында белешкән.
Трассада «Рено Дастер» белән «Рено Меган» бәрелешә. «Рено Меган» машинасы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган автомобильгә бәрелә.
«Рено Меган» белән идарә иткән 29 яшьлек ир шул урында үлә. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен 2018 елның ноябрендә аның машина йөртү таныклыгын алган булганнар. 7 марттагы авария вакытында ул аек булганмы, исерек булганмы — әлегә билгесез. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак.
«Рено Меган» йөртүчесе, андагы өч пассажир — Түбән Одес кешеләре. Биредә яшәүчеләр бу кешеләр турында каршылыклы фикерләр әйтүчеләр, салгалап йөрүдә гаепләүчеләр дә бар. Башкалар исә бу мәгълүматны катгый рәвештә кире кага, яхшы кешеләр, үрнәк гаилә дип әйтә. Аларның барысының да хатыннары һәм балалары бар.
«Рено Дастер» машинасының ике нәни пассажиры комада, кызлар әти-әниләренең үлүен әлегә белми. Авариядә һәлак булган ир белән хатын - Вуктыл шәһәре кешеләре. Сабыйларның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.
«Кызларның әнисе операциядән соң поезд белән кайта. Ухта шәһәрендә аны ире һәм нәни кызлары каршылый, аларның бергәләп өйгә — Вуктылга кайтып барышлары була. Туганнары сүзләренчә, бу хатынның операциягә дә барасы килмәгән, нидер сизенгән кебек булган. "Аңа квота биргәннәр дә, киткән инде. Кем белгән бит шундый фаҗига буласын. Балалар бик кызганыч», — дип сөйләгән Вуктыл шәһәре кешесе.
Бу хакта "Интертат" язган.
Фото: intertat.ru
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: