ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март 2020, 11:51

Австриягә барган булган...

Уфада коронавирус билгеләре ачыкланган хатын турында өстәмә яңалык бар.

Уфада коронавирус билгеләре ачыкланган хатын турында өстәмә яңалык бар.
12 мартта Уфаның 2нче Республика клиник дәваханәсенә коронавирус билгеләре булган хатынның мөрәҗәгать итә.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, хатын хәленең начар булуына зарланган.
“Аның Австриягә баруы билгеле. Шуңа бәйле рәвештә, коронавирусны профилактикалау белән бәйле барлык эпидемиягә каршы чаралар үткәрелде. Хәзерге вакытта ул белгечләр күзәтүе астында", — дип хәбәр иткән министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Кускарбәкова.
Дезинфекция эшкәртүе вакытында медицина учреждениесе ябылган, әмма хәзер пациентлар гадәти режимда кабул ителә.
Фото: редакция архивыннан
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Чынанак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: