ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 март 2020, 12:25

41 яшьлек бәндә сөеклесен һәм аның 14 яшьлек кызын атып үтергән

Ир ау белән мавыккан һәм өйдә мылтык саклаган

41 яшьлек бәндә сөеклесен һәм аның 14 яшьлек кызын атып үтергән. Аннары үзенең гомерен өзгән. Бу хәл Ростов өлкәсендә булган. Тикшерүчеләр торакта 12нче калибрлы ау мылтыгы, патроннар, гильзалар тапкан. Шаһитларны һәм туганнарын сораштыру барышында ачыкланганча, ир күпмедер вакыт бу хатын белән яшәгән һәм әлеге җинаятьне көнчеллек нигезендә кылган. Үз чиратында, 161.ru порталы хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта ир үлгән хатын белән яшәмәгән. Күпмедер вакыт элек алар аерылышкан, тик өйдәше һәрчак сөеклесенә янаган. Ул үзенең элекке рәсми хатынына да янаган булган. Ир ау белән мавыккан һәм өйдә мылтык саклаган. Шимбә көнне күршеләре ни булганын белми, тик ир элекке сөяркәсенә мылтык белән килә, аны һәм кызын атып үтерә. Аннары үзенең гомерен кыя. Үтерелгән хатынның әнисе чаң суккан, чөнки кызы телефон шалтыратуларына озак җавап бирми. Хатын фатирга килә һәм, андагы коточкыч хәлне күреп, полициягә мөрәҗәгать итә. Фото: mk.ru
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: