Кызганычка каршы, 16 март көнне коткаручылар елга буенда балыкчының гәүдәсен генә тапканнар. Моңа кадәр 15 мартта “Система-112”гә Татарстан белән чиктә - Краснокама районында Агыйдел елгасында кичке якта 42 яшьлек балыкчының югалуы турында хәбәр килгән. Ир Пермьнән дүрт дусты белән Агыйделгә килеп, балык тотарга ниятләгән.
Ике көн дәвамында - 15-16 март көннәрендә гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары, полиция, район хакимияте вәкилләре оператив рәвештә эзләү эшләренә юнәлтелгән булган. Нәтиҗәдә, балыкчының гәүдәсен тапканнар.
Әлеге вакытта бу күңелсез хәлне тикшерү бара.