Күптән түгел ул баласы һәм ире белән Таиландтан кайткан. Гүзәл үзе социаль челтәрләрдә 240 меңлек аудиториягә белдергәнчә, икенче көнне ул әти-әнисенә чит ил бүләкләре тапшырырга киткән.
Блогерның күп кенә абунәчеләре аны җавапсызлыгы өчен тәнкыйтьләгән.
Тик Гүзәл уйлавынча, ул бернинди куркыныч та тудырмый, чөнки анда яңа коронавирус йогу симптомнары юк. Әмма, галимнәр фикеренчә, COVID-2019 симптомсыз да узарга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүген Уфада чит илдән кайткан кешеләрне үз фатирларында карап чыгу бара. Җыелма мәгълүматлар буенча, бүген мең ярымга якын кеше карантинда. Шуларның алтысы үз-үзен изоляцияләү режимын бозган. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, мондый гаеп өчен русиялеләргә 80 мең сумга кадәр штраф салынырга, яки алар бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Әгәр кемнеңдер ваемсызлыгы нәтиҗәсендә чир тарала һәм кешеләр үлә икән, аңа тагын да катгыйрак җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru