ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2020, 17:19

Коронавирустан саклаучы сабын бар!

Коронавируска каршы иң нәтиҗәле сабынны атаганнар.

Коронавируска каршы иң нәтиҗәле сабынны атаганнар.

Табиб-терапевт Людмила Лапа "Москва-24" телеканалына биргән интервьюсында йогышлы инфекцияләргә каршы иң нәтиҗәле сабын дип 72 процентлы хуҗалык сабынын һәм балалар сабынын атаган.

Кулларны юган вакытта 20 секундлап сабынлап ышкырга кирәк, дигән медик. Әйбәтләп чайкаткач, кулларга витаминлы крем сөртеп куярга киңәш иткән. Табиб-терапевтның сүзләрен микробиолог Евгений Плисов та куәтли. "Коронавирусның липидлы (майлы) тышчасы хуҗалык сабынына каршы тора алмый", - дигән ул.

Табиб-иммунолог Владислав Жемчугов та 72 процентлы кер сабыны булганда бактерицид өстәмәләр кушылган махсус сабыннарның кирәк булмавын ассызыклаган.
chistodoma.com сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: