Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 март 2020, 13:08

Шашлык кыздыруның ни гаебе бар?

Карантин вакытында ит кыздырган Азат Фазлыевны “теткәннәр”.

Пандемия халыкның яшәү рәвешен бермә-бер үзгәртте. Бу бигрәк тә артист халкында ачык күренә. Әле генә зал тутырып концертлар куеп йөргән җырчылар чыгышларын тулысынча туктатырга мәҗбүр булды. Инстаграмдагы сәхифәләреннән күренүенчә, кайсы оныклары, балалары белән мәш килә, икенчеләре өй җыештыра, өченчеләре теплицада мәш килә.
Азат Фазлыев та әбисенә кунакка кайтып, шашлык кыздырырга ниятләгән. Тик кайбер “диван экспертлары”на әллә Азатның күтәренке кәефтән булуы, әллә ит кыздыра торган бик шәп мангалы ошап җитмәгән. Кайберәүләр төрлечә төрттереп, мыскыллы сүзләр язып ташлаган. Хәтта күптән түгел генә Алсуның әтисе вафат булуына ишарә ясап: “Бабай үлгәч шашлык пешерәләрмени?” дип язудан да тарсынып тормаганнар.

Шулай да Алсу белән Азатның күпсанлы яраткан тамашачылары андыйларны тиз урынына “утырткан”. Азатның шәп җырчы булуы белән бергә, яхшы ир, балалары өчен өзелеп торган әти дә икәнлеген әйкәннәр. Аны гаиләсен шулай сөендерүе өчен мактаганнар.

Фото: instagram.com/p/B-HlONYFTrK/

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Читайте нас в