ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март 2020, 10:49

Уфа кызы - Италиядәге соңгы хәлләр турында

Анда хәлләр шулкадәр куркыныч микәнни?

Моңа кадәр сезгә Италиядә яшәүче Уфа кызы Алия Ильясова-Перозиноның андагы коронавирус карантины турындагы фикерләрен җиткергән идек инде. Бүген ничек икән хәлләре? Алия Рамил кызы "Кызыл таң" хәбәрчесе белән туры элемтәдә:

"Чыннан да, үлүчеләр бик күп, һәр көнне 500-600 кеше... Әмма без өметне югалтмыйбыз һәм үзебезне ничек тә саклыйбыз. Русиядә дә бу чир, ялгышмасам, әле үк бар, диләр. Барысы да бу хакта укыды, күп ишетте, мәгълүмат күп, кайсына ышанырга да белмәссең.

Ә хәзер иң мөһиме - паникага бирелмәскә! Ничек кенә булмасын, теләсә кайсы җәмәгать урыннарына - җыелышларга, зур кибетләргә, кинотеатр һәм кафеларга йөрмәскә!

Италия турында язылганнар дөрес. Әмма!!! Италиядә коронавирус турындагы хәбәр соң таралды, ә Русиядә алга китеш күзәтелә. Илдәге хәлне бик тиз кулга алдылар бугай. Һәм бу - бик яхшы шанс. Бу вирусның Италиядәге кебек тиз таралуына киртә булыр дип уйларга кирәк.

Бер мәгълүматны да кире какмагыз, барысына да колак салыгыз, сезгә бәхет елмайды - сез аны вакытында аласыз. Куркытуларга бирешмәгез, әмма "бармакны пульста" тотыгыз. Саклану чаралары буенча булган бөтен инструкцияләрне онытмагыз. Үтенәм сездән!"

Алиягә элемтәгә чыгуы өчен мең рәхмәт! Туган якларда исән-сау очрашкач, күңеллерәк әңгәмә корырбыз дип ышанабыз.

Фото: Алия Ильясова.

Чыганак:

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: