"Хөрмәтле туганнар! Мин, Яңа Усман авылы хакимияте башлыгы Айдар Зарипов, 28 мартта, абыем Зарипов Раил Тәлгать улы вафат булды, дип хәбәр итәм.
Ул Бозаулык шәһәрендә яшәде. Ырынбурда коронавирустан вафат булды. Ул Испаниядән кайткан һәм үз автомобилендә Бозаулыкка барган, әмма Яңа Усманга килмәде.
Аның белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да бүген дәваханәдә изоляциядә. Аларның анализлары чиста. Авылда яшәүче Зариповлар аның белән элемтәгә кермәде. Без берни дә яшермибез. Безнең дә балалар, ата-аналарыбыз бар, без дә борчылабыз. Тагын бер кабат әйтим: авыл халкы аның белән элемтәгә кермәде. Безгә бу югалтудан бик авыр".
Урындагы мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, аның мәете моргта. Ул аеруча сакланучы табутта җирләнә. Туганнары белән хушлашу йоласы булмаячак.
Бу шәригатькә каршы килә, әлбәттә, чөнки мөселманнар җир куенына юылып, кәфендә тапшырылырга тиеш, әмма туганнары бүгенге көн таләбен үтәргә мәҗбүр.
Зариповлар гаиләсе Яңа Усман авылында бик яхшы исәптә. Раил туганнары белән мәчетне төзекләндергән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Мәрхүмнең хроник авырулары булган, шуңа да вируска тиз бирешкән, дигән фараз бар. Гаиләнең Испаниядә йорты булган.
Берүк сак булыйк, туганнар!
Фото: samtatnews.ru