Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2020, 16:03

Тычканга - хәсрәт, мәчегә рәхәтме?

Илдә коронавируска кагылышлы килеп туган хәлләрне үз кесәсе файдасына боручылар да бар. Әлеге шартларда гади генә кагыйдәләрне үтәмәүчеләр күпме кешегә хәвеф китерүен аңламый.

Илдә коронавируска кагылышлы килеп туган хәлләрне үз кесәсе файдасына боручылар да бар. Әлеге шартларда гади генә кагыйдәләрне үтәмәүчеләр күпме кешегә хәвеф китерүен аңламый.

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең "Халык контроле" проекты активистлары кулланучылар кәрзиненә мониторинг үткәрде. Күчмә төркемнәр республиканың барлык шәһәр һәм районнарында эшләде. Рейд өчен халыкның кайбер продуктларга бәяләрнең кискен артуына бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Шулай итеп, лимон һәм имбирь кыйммәтләнде.

«Халык контролерлары» сүзләренә караганда, соңгы вакытта сатып алучылар арасында бу товарларга ихтыяҗ артты һәм, нәтиҗә буларак, сатучылар бәяләрне 100 тапкыр арттырырга кирәк дип тапты.

«Барлык базарлардагы лимоннар килограммы өчен - 500 сумга, имбирь 5400 сумга кадәр күтәрелде. Сатучыларның барысы да хакларның күмәртәләп сату базаларында артуы турында сөйли. Монда намуссызлык ярылып ята, моны коронавирус пандемиясе дулкынында мошенниклык дип әйтер идем», - ди Башкорстанда «Халык контроле» партпроектының төбәк координаторы Гөлнур Колсарина.

Уфада активистлар, берничә төркемгә бүленеп, эре челтәр кибетләре, аларның ваклары һәм базарлар буйлап узды. Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, барлык сәүдә нокталарында да карантин чорында хәвефсезлек чаралары үтәлми.

«Кечкенә генә мәйданы булган кибетләрдә сатып алучылар арасында дистанция үтәлми. Иң күп хокук бозулар базарларда. Анда сатучылар перчаткалардан һәм битлекләрдән файдаланмый. Кемдә битлек бар - алар дөрес киелмәгән. Шул ук вакытта сатучылар кулдан исәп-хисап буенча эшли», - дип сөйләде "Бердәм Русия"нең "Халык контролерлары" партия проектының төбәк Иҗтимагый советы рәисе Алексей Прокофьев.

Активистлар даруханәләрдә дә булды. Биредә дарулар һәм шәхси саклану чаралары булу-булмавын тикшерделәр. Вируска каршы популяр препаратларның күбесе юк иде. Киштәләрдә битлек һәм антисептиклар табылмады.

"Барыннан да бигрәк гражданнарның үз сәламәтлекләренә салкын каравы гаҗәпләндерде, - дип сөйләде активистлар. - Кибетләрдә һәм урамда, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр йөри, гәрчә алар карантинда утырырга тиеш булса да».

«Халык контролерлары" халыкны өйдән чыкмаска чакырды. Азык-төлек сатып алуда «Безнең кайгырту» проекты волонтерлары ярдәм итә ала. Моның өчен «Бердәм Русия» төбәк колл-үзәгенең тәүлек буе эшли торган 8 800 201 89 03 номерына шалтырату да җитә.

«Шулай ук сезне "ВКонтакте" төркемендә кибетләрдәге бәяләр турында язуыгызны сорыйбыз. Хәзер килеп туган хәл хисабына баерга омтылучы намуссыз сәүдәгәрләргә мөмкинлек бирергә ярамый", - дип мөрәҗәгать итте республика халкына Гөлнур Колсарина.

Фото: vk.com/feed


Автор: Резида Валитова

Читайте нас в