Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2020, 13:39

Салават сыерчыклар көтә!

Танылган җырчы аларга оя әзерли.

Инстаграмда якташыбыз, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның карантин вакытында сыерчык оялары ясавы турында хәбәр урнаштырган.

"Эш юк хәзер. Ярдәмчеләрем белән ике көн буе сыерчык оясы ясадык. 12 ояны төрле төсләргә буяп карадым әле. Тик ятмагыз, менә шулай табигатьне булса да сөендерик" - дип яза ул.

Аның артыннан менә сибелә Салаватка киңәшләр: "Салават абый, ояларыңны якын куйма, кошлар килмәс!" - дип яза берәү, икенчесе җырчының ояларны буявын тәнкыйтьли, имеш, буяулы ояга сыерчыклар килми. Өченчесе, бишенчесе, унынчысы да үз сүзен әйтеп калырга ашыга. Берсе: "Бу таба борылыгыз әле, югыйсә фотода Сез икәненә ышанып булмый" - дип җырчыны "пешереп" тә ала.

Менә шулай файдалы итеп үткәрә якташыбыз "самоизоляцияне". Аннан үрнәк алып, юкны бушка аударып йөрүчеләргә чыннан да сыерчык оялары ясап элергә була. Салават Зәки улы әйткәндәй - канатлы дусларбызны сөендерик!

Фото: Rolld.ru

Автор: Гөлнара Гыйлемханова

Читайте нас в