Төмән өлкәсе спиртлы эчемлекләрсез калган. Төмән өлкәсендә инде икенче көн кар ява. Катлаулы һава шартлары төбәк юлларында берничә авариягә сәбәпче булган.
Әйтик, кичә Шадринск - Ялуторовка төбәк автомобиль юлының 153нче чакрымында "Красное и Белое" компаниясе карамагында булган дүрт йөк машинасы бәрелешкән. Башта «Исудзу» шоферы, тизлеген арттырып һәм дистанцияне сакламыйча, алдагы «Хино»га барып бәрелә. Соңгы автомобиль юл читендә торучы тагын бер «Хино»га чәкәлә, ә ул, үз чиратында, алдагы «Исудзу» өстенә килеп менә.