ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 апрель 2020, 11:47

"Эш табасыңмы син, юкмы?..."

Туймазы районында ир хатынына пычак белән һөҗүм иткән.

Туймазы районының Тукай авылында яшәүче 36 яшьлек ир хатынының корсагына пычак кадаган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, пар үз өйләрендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Арытаба алар арасында низаг килеп чыккан.

Хатын өйдәшен беркайда да эшләмәве өчен "иги" башлаган. Арытаба алар сугыша башлаган, нәтиҗәдә, ир кулына пычак алган...

Ир, нәрсә эшләгәнен аңлап, үзе ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар хатынның гомерен саклап кала алган.

Һөҗүмчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас в