Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 апрель 2020, 16:02

Зөләйханы карагыз. Бүген!

Аны "Россия" каналы күрсәтә.

Бүген танылган язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча төшерелгән шул ук исемле кинофильмы башлана. Әлеге искиткеч әсәр утызынчы еллар тарихында татар халкының кичерешләрен генә түгел, бөтен ил кичергән вакыйгаларны сурәтли. Гади татар хатын-кызының 16 елга сузылган әрнеш, сагыш, югалтулар белән тулы тарихын танылган актриса Чулпан Хаматова уйный. Башка төп рольләрдә - Сергей Маковецкий, Роза Хәйруллина, Евгений Морозов, Александр Бәширов. Фильмның режиссеры - Егор Анашкин. Фильмның саундтрегында танылган җырчы Дина Гарипова башкаруында "Ай былбылым" җыры яңгырый.


Китапны укыган кешеләргә аның эчтәлеге таныш: крестьян Зөләйханың күз алдында ирен үтергәч, аны кулак санап, башка мөселманнар, христианнар, мәҗүсиләр белән бергә Себергә сөргенгә сөрәләр. Юлда алар адәм баласы чыдамас авырлыкларны кичерә, нәтиҗәдә, тиешле урынга барып җиткәнче, халыкның күбесе кырыла.


Әлеге фильм Татарстанның Лаеш, Кукмара, Яшел Үзән районнарында, Казанда, Пермь краенда төшерелә. Районнарда төшергәндә авыл халкы да "массовка"ларга җәлеп ителә. Кыскасы, барыбызның да диярлек әби-бабай, дәү әти-дәү әниләр үткән хәвефле елларны тагы бер кат искә төшерү, ачы чынбарлыкны барлау барыбызга да файдалы булыр, дип уйлыйм.


Г. Яхинаның әсәре күпсанлы әдәби премияләргә лаек булды, ул 34 телгә тәрҗемә ителгән. "Зөләйха күзләрен ача" бүген 21 сәгаттә "Россия" телеканлында күрсәтелә башлый.


ФОТО:kino.mail.ru
Читайте нас в