Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 апрель 2020, 17:02

Салкыннар озакка сузылырмы?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Башкортстанга янә салкыннар килде. Иртәнгә җир өстен ап-ак кар каплаган, Уфада һава температурасы 0 градус күрсәтә иде.

"Башгидромет" мәгълүматларына караганда, көн дәвамында республикада яңгыр һәм җепшек кар көтелә, аерым районнарда кар электр чыбыкларына һәм агачларга сырылачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез + 6 + 11 градуска кадәр булачак.

Атна уртасыннан республикага җылы һава массасы керә. Һава температурасы төнлә +2,+7°, көндез +11,+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, республиканың күпчелек өлешендә яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Русия "Гидрометеорология" үзәге мәгълүматларына караганда, агымдагы атнада уртача һава температурасы гадәтидән 3-4 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: novostipmr.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в