Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 апрель 2020, 12:20

Гөлназ Асаева кияүгә чыгамы?

Кайчан, кемгә?

Гөлназ Инстаграмда туры эфир вакытында әтисе Рөстәм Асаевның: «Кызым, кайчан кияүгә чыгасың инде, миңа да шул сорауны еш бирәләр», - дигән соравына җавап бирде.


«Кияүгә чыгарга иртәрәк әле. Мин яшь, утызга да җитмәгән. Укуны тәмамларга кирәк. Шуңа күрә әти белән әнинең ризалыгын алмыйча ничек кияүгә чыгыйм инде? Үзләре „Син яшь“, дип торалар бит. „Гөлназ, син инде картая башладың, кияүгә чык“, - дисәләр, шул вакытта чыгармын, Аллаһ боерса», — ди Гөлназ Асаева.


«Кызым, син кияүгә чыккач, мин дә аннары бабайга әйләнәм!» — дип өсти Гөлназның әтисе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев. Үзе бик иртә өйләнеп, инде ике тапкыр матур гаилә корган кеше буларак, шулай ук тиз генә дәү әти булырга да өметләнә җырчы. Әмма язмышның үз кануннары!

Менә шулай, туй атлары Благоварга җиткән икән дисәк... Ярый, Гөлназыбызның "никах сәгате" сукканны көтәргә кала. Кансада канис, бал әчеми, кыз картаймый, шулай бит?!
Кыз баланың күңлен китмәгез,
Кыз баланы артык күрмәгез,
Торган кадәр тормас бүтән -
Очар выкытлары житкән!
Фото: "Татар-информ"

Автор: Резида Валитова

Читайте нас в