ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 февраль 2021, 16:55

Суыткычны яратмыйлар

Бозылмасын өчен барлык җиләк-җимеш, яшелчәне суыткычка куярга тырышабыз. Арада салкынны яратмаганнары да бар икән

Тропик җиләк-җимешләр суыткычта тиз бозыла. Яшел бананны анда куймагыз. Салкында ул өлгерми, түбән температурада торса, тәмле булмый. Бүлмә температурасында өлгерткәч кенә, суыткычта саклану вакытын озынайтырга мөмкин. Груша, алма бүлмә температурасында яхшырак саклана. Ташкабак, кабак, кавын суыкны яратмый. Бәрәңгенең крахмалы салкында шикәргә әверелә, яшелчә чери башлый. Суган, сарымсакны өй температурасында сакларга кирәк.
Фото: frut-r.ru
Читайте нас: