ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-2 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2021, 18:00

Башкортстан җырчысы Фирдүс Тямаевны бәхәскә чакырды

Алтынай Вәлитов Тямаевның нәрсә эшләвен күрергә тели?

Башкортстанның Алтынай Вәлитов исемле җырчысы Татарстан артисты Фирдүс Тямаевның концертыннан видео күргән. Анда Фирдүсне тамашачылары кулларына күтәреп чөя. Бу турыда Алтынай инстаграмдагы сәхифәсендә сөйли.
«Тямайга вызов! Булдырасызмы?» - дип яза ул видео янына.
«Мин Башкортстанның „бешеный“ артисты буларак, Татарстанның „самый бешеный“ артистына „вызов“ ташлыйсым килә. Шулай итеп сәхнәдән сикереп карагыз, Фирдүс агай», — дип сөйли ул.
Алтынай үзе сәхнәдән тамашачылар өстенә сикереп төшә, аны залдагы кешеләр тотып алып күтәрә. Җырчы Фирдүс Тямаевны да шулай эшләп карарга өнди.
Ул: «А вам слабо? Күңел яшь булса, килеп чыга ул», - дип Фирдүсне бәхәскә чакыра.
Әлеге постны 4 көндә 29 мең кеше караган. Алтмышлап комментарий язганнар. Тик арада Фирдүс Тямаев исеменнән җавап күренми.
Инстачылар «Тямаевка алай сикерү бернигә кирәкми. Аны сикермәсә дә күтәреп алалар. Сезнең 50 мең подписчигыгыз да юк, ә Тямаевның 500 меңгә якын подписчигы бар. Так что монда вызов ташларлык рәт юк сезнең, үпкәләмәгез», «Сиңа карап сикерсә, юләр булыр, үзеңне матур тотам дип уйлыйсың, ахры. Тямайга җитәр өчен сиңа әллә ничә пот тоз ашарга кирәк», диләр.
Каршы әйтүчеләр дә бар. «Татарлар чыгып, безнең яшь егетне хурлый башладылар комментарийларда. Шулай күрсәтә кеше үзенең йөзен», «Татарларның теле әче, дошманнан арттыралар. Әллә Татариядә эшләгәч, аларга каршы иммунитет бармы?» - диешеп язышалар.
Шулай да «без туганнар, тату яшик», «җырлап ярышыгыз» дип тынычландыручылар да табылган.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/
Читайте нас: