ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2021, 12:55

Бүген ерак юлга чыкмагыз

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башкортстанлыларны уңай булмаган метеорологик күренешләр турында кисәтә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2 мартта республикада секундына 15-20 метр тизлектә җил һәм буран чыгуы көтелә. Юлларга кар салуы, бозлавык булуы, 500 метрдан ары күренүчәнлек начараюы ихтимал.
Көн болытлы булачак. Синоптиклар төнлә дә, көндез дә бераз кар явуын фаразлый, аерым районнарда буран чыгачак, юлларга кар салачак, бозлавык хәвефен дә искәртми белгечләр. Һава температурасы төнлә –18... –23 градус салкын, аязытканда – 28 градуска кадәр. Көндез бераз җылытачак – - 8... -13.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 17дән 20 метрга кадәр искән җил “давыл” буларак билгеләнә. Андый көчле җилдә агач ботаклары сына. Су транспорты өчен мондый һава торышы хәвефле.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: mybryansk.ru
Читайте нас: