ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+10 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2021, 11:30

Озак көткән яз... Аның беренче ае нинди булыр?

Башгидрометүзәк белгечләреннән фараз

Календарь кыш артта калды. Яңавыл метеостанциясендә сөйләүләренчә, ул һава температурасы үзгәрү планында аномаль булып чыкты. Шулай, минималь бусага 35.1 градуска төшкән (22 гыйнварда теркәлгән), максималь – +2,7 градус (5 февральдә). Кар катламы биеклеге нормага якын, 42 сантиметр тәшкил итә.
Синоптиклар исәпләүләре буенча март аномаль фаразланмый. Уртача һава температурасы -6,-8 градус көтелә, бу шулай ук нормага якын (ул -7,1 тәшкил итә). Ай дәвамында җылы һәм салкын дулкыннары белән тотрыксыз һава температурасы күзаллана. Салкынайтканда температура -25 градуска кадәр төшәргә, җылытканда +5 градуска кәдәр күтәрелергә мөмкин. Явым-төшем башлыча кар һәм юеш кар төрендә булачак, аларның күләме күпьеллык уртача мәгънәләргә якын күзаллана.
Агымдагы атана дәвамында исә, фаразлар буенча, республикада һава торышы түбән басым белән билгеләнәчәк. Чор башында бераз кар белән уртача салкын һава торышы көтелә, аязайтканда термометр баганасының -27 градуска төшүе ихтимал. Атна уртасыннан башлап,һава температурасының күтәрелүе көтелә. Төнлә өстенлекле һава торышы -7,-12 градус, көндез – 0, -5. Башгидрометүзәк белгечләре республика буенча шулай ук кар, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәйгәндә буран, бозлавык фаразлый. Юлларны кар каплавы, бозлавык булуы ихтимал. Шуңа күрә шоферларга игътибарлы булырга кирәк.
Автор: Игнат Шәйхетдинов
Читайте нас: