ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2021, 20:15

Суд приставлары 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында санитар-азык блогының эшчәнлеген туктаткан

Нинди чаралар кабул ителәчәк?

Раушания Гарифуллина
Русиянең федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе Яңавыл районара бүлекчәсенең суд приставлары эпидемиологик таләпләрне бозган өчен 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында санитар-азык блогының эшчәнлеген туктаткан.
"Тәүдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә азык блогы ярымфабрикатлар белән эшләүгә тәгаенләнгән. Ләкин планга ярашлы күчмә тикшерү барышында "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре анда юылмаган яшелчә, ә аныграк бәрәңге, чөгендер, суган, кишер һәм кәбестә сакланганлыгын ачыклаган. Учреждениедә яшелчәләрне эшкәртү өчен аерым цех, аерым бүлү өстәлләре һәм махсус җиһазлар юк. Ачыкланган бозыклык балалар һәм эшләүче персонал сәламәтлегенә турыдан-туры янау булганлыктан, суд бозыклыкларны бетергәнче – 30 тәүлеккә 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында азык блогы эшчәнлеген вакытлыча туктатты, – дип хәбәр иттеләр "ЯТ"га хезмәт хезмәткәрләре.
Суд карарына ярашлы, мәҗбүри башкару органы хезмәткәрләре мәгариф учреждениесенең әле булу урыны буенча чыгып, балалар бакчасы мөдирендә азык блогы эшчәнлеген туктату турында таләп куйган. Вазыйфалы берәмлекләр тарафыннан 2 мартта җиһаз һәм керү ишеге мөһерләнгән.
Мәктәпкәчә туклану предприятиесе башкару производствосы турында закончалыкны бозса, гаепле берәмлекләрне РФ ҖКның "Законлы көченә кергән суд карарын башкармау" 315 мәддәсендә каралган җинаять җаваплылыгына тарттыру турында сорау хәл ителәчәк. Эшне асылы буенча тикшерү мизгеленә һәм карар кабул итүгә кадәр объект суд приставларының катгый контроле астында.
Хәлгә "Школьник" туклану операторы" МАУ директоры Илфир Гәрәев аңлатма бирә:
– Яшелчәләр 15 санлы "Дельфин" балалар бакчасында юылачак – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән инде шартнамә төзелде. Арытаба Җиңү урамы, 60 адресы буенча яшелчә цехын ачканчы, яшелчәләрне мәгариф учреждениеләренә таратып чыгачакбыз. Район хакимияте, "Роспотребнадзор", "Школьник" туклану операторы" МАУ вәкилләре кергән комиссия бинаны карап чыкты.
"Школьник" туклану операторы" МАУ предприятиесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны агымдагы елның 11 гыйнварыннан кайнар туклану белән тәэмин итүен өстик.
Читайте нас: