ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 март 2021, 21:00

«Көтелмәгән сюрприз» — Рөстәм Нәбиев хатынына «Мерседес» бүләк иткән

Блогер хатыны хөрмәтенә зур бәйрәм кичәсе оештырган.

Халыкара хатын-кызлар көнендә паралимпияче, Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев хатынына көтелмәгән сюрприз ясаган. Индира Нәбиева шатлыгын купшы бәйрәм сторисларында инстачылар белән уртаклаша.
Индираны Рөстәм 8 Мартны бәйрәм итәргә чакырган. Кичне кайда үткәрәчәкләрен алдан әйтмәгән. Сторисларда Индираның визажист чакыртып, бизәнүе, киенеп-ясануы күренә. «Мин әзер. Кая барасыбызны аңламыйм әлегә. Ләкин ирем нәрсәдер әзерли, ул өйдә түгел. Видео яздырган форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән тәбрик итәм. Чын хатын-кыз бәхете насыйп булсын һәммәгезгә дә», — ди Индира.
Алдагы кадрларда без блогерлар гаиләсен зур чарада күрәбез. «Мин шок халәтендә. Монда барысы да үзебезнекеләр», — дип язган Индира.
Бәйрәм кичәсендә ир-егетләр, күмәкләшеп, хатын-кызларны 8 Март белән котлыйлар. Рөстәм, башкалардан аермалы буларак, баналь котлаулардан читкә китеп, хатын-кызларның беркайчан да чәчләре коелмавын, тырнаклары сынмавын һәм целлюлиттан интекмәүләрен тели.
Сәхнәдә Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев кебек танылган артистлар чыгыш ясый. «Безнең өчен бик кадерле, инде туганлашып беткән кешеләр», — дип яза Индира алар турында.
Соңыннан уен башлана. Өч егет (алар арасында Рөстәм дә бар) уенчык машиналарда үзләренең сөйгәннәре янына беренче барып җитү өчен ярыш оештыралар. Рөстәмнең машинасы йөрми. Кичәне алып баручы машинасын алыштыруны сорый. Шул вакыт залга бантиклар белән бизәлгән, чәчәк бәйләме куелган ак «Мерседес» машинасы килеп керә. Индира берни дә аңламыйча, зал уртасында басып торуын дәвам итә. Рөстәм Индирага чәчәк бәйләмен һәм машина ачкычы белән номерларын тапшыра.
Рөстәм әлеге чараның Индирага атап үздырылуын әйтә. «Минем бәхетем синең бәхетле булуыңнан тора. Мин моның өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләчәчкмен. Син минем өчен иң кадерле кеше», — ди.
«Ирем минем иң зур хыялымны тормышка ашырды. Минем хәзер үз машинам бар. Син — минем горурлыгым. Син мине көннән-көн бәхетлерәк итәсең, — дип язган бәхетле Индира.
Чыганак: https://intertat.tatar/news
Читайте нас: