ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+6 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2021, 15:30

«Гөнаһларның иң зурысы шул микән?» - Зәйнәб Фәрхетдиновага бүләк ясаганнар

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсендә яңалык.

«Кулыңа ал инде апа, мин тәти.
Эт яратасызмы? Көн белән төн буталды әле безнең. Эт бүләк иттеләр. Яңа режимга өйрәнәбез. Хәерле көннәр!» — дип язган җырчы.
«Мин этләрне күбрәк яратам. Песиләрне яратмыйм! Этләрне өйдә тотмас идем. Мәшәкате бик күп һәм зур җаваплылык»; «Балаларның хәйләсе! Рөхсәт булмагач, бүләк итеп алып кайтканнар», — дип яза инстачылар.
«Өстенә бастыгыз, шулайрак булды», — дигән җырчы.
«Зәйнәб, өйдә эт тоту зур гөнаһка керә», — дип кисәтү ясаган башка инстачы.
«Шулай диләр шул… Кем белә инде», — дип җавап кайтарган Зәйнәб Фәрхетдинова.
«Гөнаһларның иң зурысы шул микән? Ярату гөнаһ микән?» — дип уйлана башлаган инстачылар.
«Нинди токымлы эт?» - дигән сорауга: «Джек расл терьер», — дип әйткән җырчы.
«Күзе нәкъ Зөфәрнеке», — дип шаярган инстачы да булган.
«Шулаймы? Алайса бик усал була инде», — дип язган җырчы.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/
Читайте нас: