ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 март 2021, 19:00

Район тормышы елъязмасы

"ЯТ" журналистлары аны инде туксан ел алып бара

Белемсезлекне бетерүнең Ленин программасы кабул ителүгә күпкә алдан туган дәү әти һәм дәү әни тарафыннан тәрбияләнгән авыл кызы журналистика хакында хыяллана алганмы? Йортта гәзит-журналлар гына түгел, китаплар да юк иде, ул вакытта, алтмышынчы елларда, авылда бик сирәк кешедә булган телевизор хакында сөйләп тә тормыйча. Әлбәттә, юк. Аллага шөкер, мәктәп бар иде. Һәм бөтен кызлар – балалар укытырга, ә малайлар руль артына утырырга хыялланды. Инде үскәч, заводларда эш тәҗрибәсе, китапханәче дипломы һәм хыялыма юлда булып, читтән торып пединститутта белем алып, гәзит хезмәткәренә әверелермен, дип күзаллый алдыммы? Җавап шулай ук кире.
Минем өчен башкалар хәл итте. Дөресрәге, бер кеше – "Коммунизм таңы" гәзите мөхәррире Роберт Гадел улы Нурисламов. Халык депутатларының район Советы сессиясендә ярыйсы гына тәнкыйтьчел чыгыш ясаганнан соң (мин – депутат, китапханәдә эшли идем, әлбәттә, мәдәният проблемалары турында сөйләдем), ул шундый фикергә килгән. Тәкъдимен кабул итмәдем, андый сәләтләрем юклыгына сылтанып, төрлечә каршы килдем. Ул авыр артиллерия – партия райкомын эшкә кушты, мине анда берничә тапкыр чакырттылар. Яшь коммунистка нәрсә эшләргә кала? Тырышып карармын, дидем.
Сиксәненче еллар
1987 елның февралендә мөхәррир урынбасары, гаҗәеп кеше Фәрит Фәйзуллин җитәкчелек иткән партия тормышы бүлеге хәбәрчесенә әверелдем. Алга китеп шуны әйтәм: арытаба тормышымда гаҗәеп кешеләр белән байтак очрашулар, аралашу һәм хезмәттәшлек булды, моның өчен миңа "көчләп тагылган" һөнәргә рәхмәт белдерүдән тукталмыйм. Яңа эшкә тырышып өйрәндем. Нефтьнең ничек чыгарылу, тимер юл эше ничек оештырылу, кирпеч ничек җитештерелү, авыл хуҗалыгы продуктлары ничек эшкәртелүе һ.б. турында хет нинди дә булса күзаллау булсын өчен, кичләрен китапханәгә йөрим. Күп белергә кирәк. Минем иҗекне Фәрит Нәүфил улы шомартты, аннан журналист осталыгына гына түгел, ә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин иде. Республикада беренче профессор Шәмси Абзановның оныгы бик белемле кеше. Сәләтле балалар өчен башкорт гимназиясен тәмамлаган, арытаба Мәскәүдә Ломоносов исемендәге МДУда укуын дәвам иткән. Аны күркәм киләчәк көткән, мөгаен... Әмма яшьлек – яшьлек инде. Мәхәббәткә күңеле суынып, укуын калдырып Яңавылга кайта. Аның янына редакциягә кешеләр килә, байтагы: "Акыллы кеше белән сөйләшәсе килде..." – ди иде. Ә тагын ул чиста һәм гадел булды, вөҗдансызлык, намуссызлык, тәртипсезлекнең теләсә кайсы чагылышын бик авыр кичерде.
Редакциянең иске агач бинасында журналистлар чәй эчкән караңгы бүлмә бар иде. Дежур була, дөресрәге, чәйне график буенча әзерлибез .Бу тоталь дефицит заманнары. Дежур торучы гадәттә барып килгән "Райсельхозтехника" кибетендә чәй эчәргә нәрсәдер алу авыр иде. Бервакыт кемдер һинд чәе пешерүе белән мактанды – сатучы аны яшереп кенә саткан. Бу хакта белеп, Фәрит Нәүфил улы чәй эчүдән кискен рәвештә баш тартты. Гадел сатып алынмаган чәйне эчеп бетермичә, безнең беән өстәл артына утырмады. Төшке ашка өенә бик сирәк йөрсә дә.
Кызганычка каршы, 37 яшендә шулай эштә "янды" да. Бервакыт иртән ул күкрәге "януга" зарланды. Дәваханәгә бару яки ашыгыч ярдәм чакыртудан баш тартты. Безне дә тыйды. "Менә сез сессиядән кайткач дәваланырмын", – диде ул. Ә без, кызганычка каршы, аны тыңладык. Дәваханәгә шулай да барырга карар иткәндә, соң иде инде. Ул вакытта безгә аннан башка гәзит була алмый кебек тоелды. Безнең өчен бу аерып алгысыз бердәмлек булды. Вузга сессиягә берьюлы өчебез китә идек. Ә бу кечкенә иҗади коллективтан! Роберт Гадел улының моңа ничек түзүенә хәйран калдым, чөнки, ничек кенә булмасын, гәзит вакытында чыгарга тиеш. Мөхәррир безгә бер тапкыр да шелтә белдермәде. Холкы буенча ул ярыйсы гына усал иде. Әгәр нәрсәдер ярамаса, әрләп тә ташлый иде. Ә хезмәткәренең эше яхшы килеп чыкса, күккән алтын яңгыр яуган төсле сөенде. Кабинетка йөгереп кереп, кочаклый һәм хәтта үбәргә мөмкин иде. Командировкадан кабинетка кайткач, өстәлдә : "Молодец!!!" – дигән язуны бер тапкыр гына тапмадым. Һичшиксез, өч өндәү билгесе белән. Эшем күбәеп китеп, мактарга онытырмын, дип уйлаган, күрәсең. Бу тыныч булмаган эштә Роберт Гадел улы шулай ук байтак чирләр тапты, җитди операциядән соң редакциядән китәргә мәҗбүр булды.
Партия диктаты астында ничек эшләдек? Яхшы. Һәркайсыбызның эчендә цензор утыра, нәрсә ярый, ә нәрсә ярамаганын партия күрсәтүдән башка беләбез. Әмма хаталар булды. Бервакыт яшьлек максимализмым белән гәзиттә КПСС райкомының беренче секретаре Ф. Ш. Шәрифуллинны тәнкыйтьләргә базнат иттем. Ул дәшми калмады, тәэсир ите: "Ничек инде, сеңлем? Эш бит башкача булды. Эх, ачыкларга кирәк иде...". Тигез тавыш белән, рәнҗетү һәм кимсетүләрсез. Кайвакыт миңа шул вакыттагы Совет тоталитаризмында демократия хәзергегә караганда күбрәк булган кебек тоела. Юк, бәлки, демократия түгел, ә шәхес һәм гади кешеләр хезмәтенә карата ихтирам.
Эше күп булуга карамастан (Фән Шәмсулла улы колхоз яки предприятиегә чыкмаган бер генә көн дә булмаган, мөгаен), ул аена бер тапкыр редакциягә килеп, иҗади коллектив белән очрашырга вакыт тапты. Аңа төрле сораулар бирдек, ә ул аларга җавап бирә иде.
Һәр әзер гәзит бите белән райкомга килештерүгә йөгерү турында сөйләүләргә килгәндә, андыйны күргән булмады. Мөхәррир, партия райкомы бюросы әгъзасы ниндидер кыйммәтле күрсәтмәләр алган, бәлки, ул безне кирәкле үзәнгә юнәлткән, мөгаен, ләкин бу мәҗбүриләп түгел, басымсыз иде. Нәрсә ялкыта иде, бу бик еш уздырылган, озакка сузылган партия җыелышлары, алар тоташ коллектив белән эштән соң үтте. Моннан тыш, төрле лекция, әңгәмә, зачет, сәяси мәгълүмат, күчмә утырышлар...
Район гәзите белән барысы да дус булды. Хәер, бу ике яклы иде. Редакциягә кунакка савучы, механизатор, партия активистлары, ветераннар, яшьләр килде. Очрашу, "түгәрәк өстәлләр" ешлыгы буенча партия җыелышлары белән көндәшлек итә алды. Матбугат көне, гәзит юбилейлары тоташ раойн белән билгеләнде. Журналистлардан беркем дә кул селтәмәде, качмады. Каршы алалар, кирәкле кешеләрне табалар, йөртәләр, хөрмәтләп озатып калалар иде. Әйткәндәй, гәзитне ул вакытта һәр йортта алдыралар, тиражы 13 000 нөсхә иде. Гомумән, гәзит сүзе үтемле булды.
Һәм шул интернетсыз заманнарда "Коммунизм таңы" район гына түгел, ә республика һәм бөтенсоюз күләмендәге яңалыклар бастырды. Радиода махсус канал бар иде, биредә билгеле бер вакытта урындагы гәзитләр өчен мәгълүмат тапшырылды. Аны кабул итә һәм язып алдык. Ул вакытта магнитофон яик диктофон кебек "гаджетлар" булмады, ахыр чиктә, журналистларда.
Туксанынчы еллар
Ул еллар гәзит исемен "Яңавыл таңнары"на үзгәртүдән башланды. Бөтен нәрсә үзгәртеп-төзелгән, исеме үзгәртелгән чак иде. "Коммунизм" термины инде хупланмады. Тоташ җитмеш ел дөрес юлдан бармау ачыкланды. Барысы да җитди рәвештә демократияле "уйнады". Бөтен нәрсә сайланды, һәм барысын да альтернатив нигездә сайладылар – башлык, директор, мастерларны... Редакция коллективы каршында шулай ук сайлау соравы торды. Журналистлар арасында сорашып-белешү үткәрделәр: "Гәзит мөхәррире итеп кемне күрергә теләр идегез?". Әмма безне яңа башлык белән таныштыргач, бөтенесе дә аптырап калды: бу кешенең фамилиясе җавапларның берсендә дә юк иде, аның журналистикага да хәтта ерак мөнәсәбәте дә юк.
Зикаф Сәет улы Габдрахмановны шулай бик үк ачык каршыламадык һәм вакыт хаклы булмауны күрсәтте. Ул бик тәртипле, акыллы, интеллигент кеше булып чыкты. "Гәзит эшендә бик аз нәрсә белүне аңлыйм, сезгә тулысынча ышанам. Уңайсыз хәлдә калдырмассыз, дип өметләнәм", – диде ул беренче очрашуда ук. Яңа мөхәррир безне тиз генә уйлап эш итүчәнлеге, тынычлыгы, үз карамагындагыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәте белән "яулап алды". Кинәт барысына да, җыештыручыны исәпкә алып, әтисенең исеме белән, "сез" дип дәшә башладык. Чын ир-егет буларак, әгәр хатын-кыз басып торса, ул үзенә утырырга рөхсәт итми, һәркайсыбызны ишек ачып кертә иде. Ул заманнарда да үзен бөтен нәрсәдә хаклы дип исәпләүче кешеләр байтак булды. Нинди дә булса мәкаләдән канәгать калмыйча, алар редакциягә хәлгә ачыклык кертергә килде. Боларның барысы мөхәррир бүлмәсендә генә хәл ителде. Зикаф Сәет улы беркайчан һәм беркемне дә авторга җибәрмәде һәм гәзит укучының канәгатьсезлеге сәбәпле хәбәрчене "келәмгә" чакырмады. "Гәзит санына мин кул куйдым. Димәк, бөтен нәрсә өчен шәхсән җавап бирәм", – дип әйтә иде ул. Хаклы булмасалар да, хезмәткәрләргә тавыш күтәргән очракны хәтерләмим. Һәрчак үз позициясен яклаучы мөхәррирнең принципиальлеге югарыда торганнар күңеленә бик хуш килмәгән, күрәсең. Аның белән нибары ике ел эшләдек.
Фәйзуллин киткәч, мөхәррир урынбасары хакында да сорау туды. Редакциядә миннән күпкә тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк кешеләр булса да, Зикаф Сәет улы бу вазыйфага күбрәк мин туры киләм, дип карар итте. Моңа өстәп, ул вакытка мин әле вузда диплом якларга өлгермәгән идем. Мине беркем кабул итмәс дип, ризалашырга курыктым. "Борчылмагыз, мине барысы белән дә сөйләшермен", – диде мөхәррир. Шулай эшләгән дә, күрәсең, үземә карта бернинди начар мөнәсәбәт тоймадым. Бәлки, белдертмәгәннәр...
Дәвамы бар.
Читайте нас: