Тиздән редакция коллективын Валериян Сәлим улы Сәлимов җитәкләде, әзерлекле, сыналган кеше. Пропагандалау бүлеге белән мөдирлек иткән КПСС райкомыннан килде. Редакциядә дә яңа кеше булмаган – мәктәп елларында ук хәбәрче булып эшләргә өлгергән. Ул яхшы җитәкче һәм гәзитче генә түгел, ә гаҗәеп изге кеше булды. "Халык белән кырыс була алмыйм", – дип әйтә иде ул. – Аннан башка да булмый". Хезмәткәрләрнең берсенә ачуы килгән чагында кискен сүз әйтсә, бер-ике сәгатьтән ул кеше янына килеп гафу үтенде. Холкының йомшаклыгы белән аның бөтен нәрсәне контрольдә тоту мөмкинлеге биргән үзәге бар иде. Ул эшләгән вакытта рдакциянең өч катлы яңа бинасына ия булдык, анда 1992 елның декабрендә күчтек. Кызганычка каршы, Валериян Сәлим улы шулай ук эштә "янучылар" исемлеген тулыландырды. Йөрәге өзеклекләр белән эшләвен ул белгән, мөгаен, әмма табибларга мөрәҗәгать итмәгән, тәүдә эшләрен тәмамларга теләгән... Аңа 46 яшь иде...
Демократия җилләре редакция эшчәнлегенә дә йогынты ясамый кала алмады. "Сәяси клуб" бите, "Шундый фикер бар", "Сүз сорыйм", "Нәрсә булды безгә?", "Безгә эшегез ошамый!" һ.б. рубрикалары барлыкка килде. Яңавылга шәһәр статусын бирү мәсьәләсе буенча гәзит битләрендә кискен фикер алышу җәелдерелде. Редакция башлангычы буенча төрле акцияләр үткәрелде. Мисалга, "Изге җан" акциясе кысаларында район дәваханәсенә ярдәмгә күп акча җыйдык. Бу изге эштән читтән калган кеше һәм коллективлар районда аз булды. Ә тагын редакция каршында яшь хәбәрчеләр клубы эшләде, анда барлык шәһәр мәктәпләре вәкилләре йөрде. Атнасына бер тапкыр яшь хәберчеләр белән дәресләрне мин алып бардым. Эш көне ахырына килү урынына байтагы инде төштән соң килде. Аларга редакция халәтендә кызыклы булган, дип уйлыйм. Әйткәндәй, миңа да алар белән кызыклы иде. Ә тагын аларга яшүсмерләр белән өлкәннәр кебек аралашу ошады. Калтасы районының яшь хәбәрчеләре белән дус булдык, аларга кунакка бардык һәм үзебез дә аларны кабул иттек. Калтасы авылының нигездә авыр үсмерләр йөргән яшүсмерләр клубы эше белән танышып, район хакимияте башлыгы Н. З. Зыязовка бездә дә аны булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Шулай, Яңавылда яшүсмерләр клублары барлыкка килде дә.
Яшь хәбәрчеләрнең мәкаләләре шулкадәр күп булды, аена бер тапкыр "Веселый ветер" гәзитен чыгарырга мәҗбүр булдык, аны мәктәпләрдә бушлай тараттык. Тележурналистикага да өйрәнергә тырыштык, Яңавыл ТВда "Ямансу булмаган сәгать" тапшыруы бар иде. Минем берничә укучының журналистиканы гомерлек эш итеп сайлавын горурлык белән билгели алам. Сүз уңае, гамәлдәге гәзитчеләр дә осталыкка өйрәнде. Атна саен журналист осталыгы клубы дәресләре үтте, айның иң яхшы мәкаләсе ачыкланды, аның авторы премия алды.
Туксанынчы еллар төрле вакыйгаларга бай. Бу гәзит производствосын компьютерлаштыру, офсет басмага күчү һ.б. Бу барлык гади булмаган яңалыкларын инде яңа мөхәррир – Рима Солтан кызы Нуриева-Габдулхакова белән үзләштердек, ул килү белән – һич арттыру булмас – редакциядә бөтен нәрсә үзгәрде. Сүзнең яхшы мәгънәсендә. Белемле, таләпчән җитәкче, холкы буенча бөтен нәрсәдә камиллеккә омтылучы, ул "Яңавыл таңнары" республиканың район гәзитләре арасында иң яхшыга әверелүгә иреште. Гәзит яки аның журналистлары республика һәм зона иҗади конкурсларында җиңмәгән ай булмаган, мөгаен. Кайвакыт бу бөтенрусия дәрәҗәсендә дә иде. Безнең редакция нигезендә төрле киңәшмә, семинарлар үткәрелде, хәтта төбәкара әһәмиятендәге. Кыскасы, кызыклы нәрсәләр күп булды. Рима Солтан кызы эшнең бу чоры хакында үзе уртаклашыр, дип ышанам.
Бу еллар турында шулай ук күп нәрсә сөйләргә мөмкин булыр иде, әмма гәзит укучылар игътибарыннан күп файладанам кебек. Кыскача әйтеп үтәм. Бу чор бүгенге көннән ерак та түгел. 2012 елда Рима Солтан кызы урынына мөхәррир булып Зәлилә Данис кызы Моратова килде. Йомшак, изге күңелле, шулкадәр дәрәҗәдә тәртипле, шундый холык белән җитәкче булу җиңел түгел. Әмма ул тырышты һәм аның килеп чыкты. Кызганычка каршы, аның гәзит гасыры кыска булып чыкты. 2013 елда юлда берьюлы ике кеше – З. Д. Моратова һәм редакциянең бухгалтеры Г. Ш. Фазлыеваның гомерен өзгән куркыныч фаҗига булды. Беренчесенә – 45, икенчесенә 50 яшь иде.
Редакция коллективын хезмәт эшчәнлеген редакциядә башлаган Рамил Эрнст улы Идиятуллин җитәкләде. Яшь мөхәррирне куркыбрак көтүебез сер түгел, әмма, ачыклануныча, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегендә эшләп, ул бер, хәтта ике "башка үсәргә" өлгергән. Эшлекле, булдыклы, ул һәр сорауны хәл итүгә ышанычлы, куркусыз тотына.
Вакыт бик тиз үтә, гасырның өчтән бер өлешен эшләп, 2018 елның ахырында редакция белән хушлаштым. Дөресен әйткәндә, үземне әлегә кадәр талантлы гына түгел, ә акыллы, изге кешеләрне берләштерүче коллективның өлеше дип исәплим. Биредә хәзер күбесенчә яшьләр, алар арасында сиксәненче, туксанынчы елларда эшләүчеләр юк инде. Әмма без, гәзит ветераннары, редакциянең еш кунаклары. Мәгълүмат системаларының көчле үсеше һәм кәгазь киңкүләм хәбәрдарлык чараларын кысрыклауга карамастан, безнең район гәзите яшәве һәм элеккечә республиканың иң яхшы район гәзитләренең берсе булып исәпләнүенә сөенәбез.
Редакция хезмәткәрләре кулы һәм акылы белән иҗат ителгән тагын бер изге эш хакында сөйлисе килә. Сүз районның 90 еллыгы хөрмәтенә бастырылган китап хакында бара. Инде хаклы ялда булып, юбилей басмасын әзерләүдә актив катнашырга туры килде. Журналистлар бу эшкә башы белән чумды, өстәвенә, моның матди яктан лаеклы дәртләндерелмәячәген белеп. Кичләрен, ял көннәрендә эшләдек. Эзләдек, архив, музейларда чокындык, төрле кешеләр белән очраштык. Гәзит мәкаләләрен 1940 елга кадәр тәрҗемә итү өчен, хәтта латин графикасын өйрәнергә туры килде. Район тарихына яктылык төшергән теләсә кайсы вак-төяккә сөендек. Тугыз ай тырыштык. Ул эчтәлекле генә түгел, ә чагу, матур килеп чыкты. "Янаульскйи район. Сквозь призму десятилетий" юбилейга чираттагы китап түгел, ә район тарихы буенча җитди басмага әверелде. Бу сөендерә.
Әгәр "Яңавыл таңнары" гәзитенең 90 еллыгына китап чыгарсаң, ул да кызыклы булыр иде, дип уйлап куйдым. Чөнки гәзит – ул районның эш көннәре һәм бәйрәмнәре, хезмәтчәннәре тормышының үзенчәлекле елъязмасы. Аны булдыручы кешеләр кече Ватан язмышы өчен бөтен күңеле белән көя. Үземне бәхетле кеше дип исәплим, чөнки озак еллар шундый зур һәм якты эшкә кагылышлы булдым.
Альбира Хатмуллина, 1996 елдан РФ һәм БР Журналистлары берлеге әгъзасы.
Сания Мөбәрәкҗанова фотолары.