ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март 2021, 19:00

Шофер таныклыгына имтиханны яңача тапшырачаклар

Үзгәрешләр 1 апрельдән көченә керә

1 апрельдән шофер таныклыгы алуга имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре кертелә. Имтиханның өч этабы урынына икәү кала – теория имтиханы һәм шәһәрдә гамәли этап, автодромда йөрү башкача булмаячак.
Элек мәйданчыкта тикшерелгән күнекмәләрне хәзер шоферлыкка кандидатларга чын юл хәлендә күрсәтергә туры киләчәк. Әмма, яңа кагыйдәләргә ярашлы, имтихан бирүченең күнекмәләрен күрсәтү өчен, автодромга керүне сорарга мөмкиннәр, арытаба имтихан шәһәр шартларында дәвам итәчәк. ЮХХДИ хезмәткәре таныклыкка кандидат янында алгы утыргычта булачак, автомәктәп инструкторы салонда артта утыра алачак.
Имтиханнарны яңадан тапшыру срокларында да үзгәрешләр бар. Әгәр теорияне беренче тапкырдан тапшыра алмасаң, икенче кабат җиде көннән генә, әмма алдагысыннан 30 көннән соңламыйча бирергә мөмкин. Теорияне өчен тапкыр тапшырырга тырышу өчен шул ук шартлар. Дүртенчесен исә бер айдан өч айга кадәр соңрак түгел бирү мөмкин. Киләсе тырышып караулар белән дә шул ук хәл. Әгәр беренче гамәли имтиханны тапшыралмасаң, икенче тапкыр 7-60 көн эчендә биреп карарга була. Өченчесе – икенчесе мөнәсәбәтендә шул ук срокларда. Дүртенче һәм арытабангылары – 1-3 ай дәвамында. Сроклар кандидатның үзенең шофер таныклыгы алуга гаризасы буенча озайтыла ала. Практиканы тиешле срокта тапшырмаганда, кабаттан теория имтиханы тапшырыла.
Әгәр теорияне уңышлы тапшырудан соң ярты ел эчендә гамәли имтиханны тапшыра алмасаң, дәгъва итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә яңадан имтиханга җибәреләчәк.
"А" һәм "М" (мотоцикл һәм мопедлар), шулай ук "В1" (квадрицикл һәм трицикллар) категорияле таныклыклар алуга тапшыручылар өчен гамәли этап элеккекә мәйданчыкта гына үткәреләчәк.
Әйткәндәй, Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү һәм шофер таныклыгы алуга дәүләт пошлинасын 30 процентлы ташлама белән түләү өстенлеге хакында исегезгә төшерәм.
И. Хуҗин, Русия МВДның Яңавыл районы буенча бүлегенең ЮХХДИ теркәү-имтихан бүлеге башлыгы.
Читайте нас: