ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 март 2021, 18:00

Җәй аномаль югары җылылык көтелми

Апрельдә уртача айлык температура нормадан артыграк булачак

Гидрометиеорология үзәге Башкортстанда яз һәм җәй айларында һава торышының нинди булачагы турында мәгълүмат китергән. Озак вакытка исәпләнгән фаразның дөреслеге 65-70 процентов тәшкил итә.
Синоптикларның сүзләренә караганда, апрельдә уртача айлык температура нормадан булачак, республиканың төньяк — көнбатыш районнарында нормадан +3 тән +5 градуска югарырак булырга мөмкин.
Нормаль күрсәткечләр +10дан +14 градуска кадәр, май аенда көтелә. Моннан тыш, бу чорда явым-төшемнәр гадәттәгедән кимрәк булачак.
Җәен аномаль югары җылылык көтелми. Июнь аенда һава температурасы +16дан 18 градуска кадәр, июльдә — +17дән +20 градуска кадәр, ә августта +14тән +18 градуска кадәр булачак. Явым-төшем җәй ахырына гына нормадан югарырак булачак дип фаразлана.
Фото: goodfon.ru
Читайте нас: