ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 март 2021, 13:17

Балаларны витаминнар белән баектыру

Шимбә Истәк авылында чираттагы Гаилә ял көне узды

Үткән атнада Истәк авылы мәктәбе нигезендә "Витаминнар белән тулылан" исемле Гаилә ял көне узды. Аны йола буенча Яңавыл районындагы гаилә хезмәте үткәрде.
Хезмәт белгечләре урныдагы бала-чага өчен ярыш-күңел ачу-аң-белемне үстерүче программа: квест-уен, викторина, уен-конкурслар әзерләгән. Интеллектуаль конкурста балаларга станцияләрне үтәргә кирәк иде. Атап әйткәндә, "Сәламәтлек белгелчәре", "Дуслык көче", "Сыннар", "Мемо", "Парыңны тап", "Спорт эстафетасы".
Чара ахырында "витамин зарядкасында" катнашучылар тәмле приз һәм диплом белән бүләкләнде. Мәктәп җитәкчелегенә дә диплом тапшырылды. Ике як та арытаба да хезмәттәшлек итәргә карар итте, белем бирү учреждениесе һәм хезмәтнең географик якынлыгы (ул гына да түгел) моңа тулысынча булышлык итә.
Читайте нас: