ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 март 2021, 16:31

Номер эшләүдән туктый

Табибка язылыр өчен элеккечә 1301 түгел, 122 саннарын җыярга кирәк булачак

Республикада иртәгәдән алып бердәм табибка язылу номеры үзгәрә.
Төбәктәге Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстан – табибка язылуның бердәм номеры эшләгән бердәнбер төбәк. Көтү вакыты, гадәттә, бер минуттан артмый, ул бушлай, шалтырату өчен түләргә кирәкми.
Табибка приемга язылу, табибны өйгә чакырту һәм вакцинациягә язылу сораулары буенча 8.00дән 19.00 сәгатькәчә шалтыратырга мөмкин.
Бүгенге көндә табибка язылуның башка ысуллары да бар: дәваханә яисә поликлиника регистратурасы аша, прием вакытында, инфокиосклар ярдәмендә яисә Интернет аша.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Читайте нас: