ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
14 ноябрь 2017, 18:34

«Эш бирегез безгә!»

Иске Сусадыбашта гражданнар җыены үтте

Күптән түгел Первомай авыл Советы территориясендә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов гражданнарны чираттагы күчмә кабул итте. Билгеле булуынча, кергән сорауларның берсе дә игътибардан читтә калмый, аңлатмалар шунда ук урыннарда бирелә яки мәгълүматка алына. Иске Сусадыбаш авылы янында урнашкан ферманың кайчандыр сафка кертеләме-юкмы дигән сорау биредә соңгылары исәбендә булды. Күчмә кабул итү йомгаклары буенча район хакимияте башлыгы тарафыннан 8 ноябрьдә авылда «Дружба» АХПКсы (ферма аның балансында) җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгында җыелыш үтте.
Җыелучылар (ә алар ярыйсы гына күп иде) чыгышыннан ачыклануынча, үзәк усадьба һәм район үзәгеннән ерак урнашканлыгы, юлларның начар сыйфаты сәбәпле, авылда эшкә сәләтле күпләр өйдә утыра. Һәм ферма эшли башласа, халык теләп анда барыр иде.
«Мәскәү шундук төзелмәгән», – бу сорау буенча аңлатма шундый юнәлештә төзелде. АХПК идарәсе рәисе Рәлиф Шәйдуллин сөйләвенчә, гамәлдәге Ирдуган сөтчелек фермасына узган елларда байтак акча сарыф ителгән, хуҗалыкта техниканы яңарту һ.б. мәсьәләләр кискен тора. Сөтчелек фермасын бер сәгатьтә генә яңадан ачып булмый. Шулай да бу юнәлештә эш алып барыла,терлекчелек объекның ремонт вакыты билгеләнгән. Ләкин, җыелышта берничә тапкыр әйтелүенчә, күп нәрсә авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс мөмкинлегенә бәйле.
Аңлашыла ки, авыл тормышына кагылышлы башка сораулар да тикшерелде. Аларга Первомай авыл Советы хакимияте башлыгы Валерий Зворыгин, хуҗалык идарәсе директоры Рөстәм Әлимгаффаров, учреждение белгечләре җавап бирде.
АПК өлкәсендә шәхси эш оештыру турында да сөйләделәр. Чөнки аның үсеше өчен төрле яклау программалары буенча бүленгән дәүләт акчасын куллану тулысынча тормышчан. Шулай, «Башлаучы фермерлары яклау» программасы буенча кушма финанслауның отышлы системасы буенча (90% – бюджет чаралары, 10% – шәхси) сөт һәм ит терлекчелегенә – 3 миллионга, АПКның башка тармакларына 1,5 миллионга кадәр күләмдә грант бирү карала.
«К(ф)Х нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 60/40 схемасы буенча сөт һәм ит малчылыгына – 30 миллионга, башка тармакларга 21,6 миллион сумга кадәр күләмдә грант бирү күзаллана.
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы халыктан сөт җыю, мал чалу һәм итне тирән эшкәртү пунктлары оештыру мөмкинлеге бирә. Дәүләт ярдәменең максималь күләме – 70 миллион сум.
Шулай ук «кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү» район программасы (стартап) бар. Ул бизнес үсешенә 200000 сумга кадәр субсидия алу мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: