ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
8 декабрь 2017, 18:31

Совет утырышында

6 декабрьдә, Яңавыл районының дүртенче чакырылыш Советының XVII утырышы үтте. Көн тәртибендә төп мәсьәлә 2018 елга һәм 2019 -2020 елларның планлы чорына муниципаль район бюджетын раслау булды.
Депутатлар шулай ук районның җирле үзидарә органнары һәм авыл җирлекләре арасында соңгысына район вәкаләтләренең бер өлешен тормышка ашыруны тапшыру, шулай ук шәһәр һәм авыл җирлеге вәкаләтләренең бер өлешен муниципаль районга тапшыру турында килешү раслады. Моннан тыш, элек кабул ителгән «2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына муниципаль район бюджеты турында» карарга үзгәрешләр кертелде, ә муниципаль район милкенең бер өлешен түләүсез нигездә Яңавыл шәһәренең шәһәр җирлеге милкенә тапшырдылар. Депутатлар ике карар белән 15 санлы «Дельфин» балалар бакчасы һәм муниципаль учреждениеләрне комплекслы хезмәтләндерү үзәге тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләргә прейскурантлар раслады.
Утырышны Совет рәисе Илдар Маликов алып барды.
Читайте нас: