ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
22 декабрь 2017, 12:33

Депутат булсаң – ышанычны акла!

Актив тормыш позицияле кеше генә халык мәнфәгатен яклый ала

Һәр сәгате һәм минуты кадерле эшкуарга нигә депутат булырга? Бу сорауга Илнур Гәрәев болай дип җавап бирде: «Эш белән генә чикләнергә ярамый – тормыш янәшәдән үтәргә мөмкин. миңа кешеләрнең ничек яшәвен, сулыш алуын, аны нинди проблемалар борчуын белү мөһим. Ә тагын бер ихтыяҗ – кешеләргә ярдәм итү теләге бар». Илнур Раффак улы инде икенче чакырылыш район Советы депутаты, моңа кадәр шәһәр Советына сайланган. Быел аның сайлау округы Ваяды авыл җирлеген, Булат-Елга һәм Татар Урадасы авылларын, шәһәрнең төньяк өлешенең унөч урамын берләштерә. Сәнәгать, төзелеш, эшкуарлык үсеше, ТКХ, транспорт һәм халыкка башка төр хезмәтләр күрсәтү буенча даими комиссия рәисе. Барлык депутат йөкләмәсенә зур җаваплылык белән карый, әзерлек белән сайлаучылары белән очраша. Шушы җәмәгать йөкләнеше аңа авыр түгел, хәтта киресенчә – кешеләр белән эшләү зур матди канәгатьлек китерә. Депутатның эш нәтиҗәлелеге нәрсәдән тора? Сайлаучыларның проблема һәм сорауларын хәл итүдән. Аңлашыла ки: барысы да шундук чишелми: депутат – тылсымчы түгел. Монда аның позициясе мөһим. Власть кешеләр үтенечен ишетсен һәм мөмкин булганча канәгать калсын өчен зур тырышлык салырга кирәк. Мөрәҗәгатьләр күп. Илнур Раффак улы сорауларны тиешенчә хезмәтләр, депутатлык корпусы ярдәмендә, кирәк булса, сайлаучылар мөрәҗәгате нигезендә әзерләнгән тәкъдимнәрне кертеп хәл итәргә тырыша. Аның исәбендә яхшы эшләр байтак. Менә күптән түгел. Инвалидлар көне алдыннан сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән берничә кешегә күчтәнәч тапшырган. РФ Конституциясе көнендә ул И.Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиягә юнәлде, анда РФ гражданины паспортын алучыларны котлады, һәм аларга бүләк тапшырды. Илнур Раффак улы күп нәрсәне Совет киңәше буенча түгел, ә үзе башлангычы белән эшли. Һәм т агын депу т ат гаиләдә дә, көнкүрештә дә тәртипле, тәрбияле булырга тиеш, дип исәпли. Ул сәламәт тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Хатыны Әлфидә Ираф кызы белән инде 33 ел тату һәм килешеп яшиләр. Искиткеч ике ул тәрбияләп үстергәннәр, алар тормышта үз урынын тапкан һәм инде гаилә корган, әти- әнисен оныклар белән шатландырган. Илнур Раффак улы очрашуда әйтүенчә, аның җәмәгать активлыгының төп сәбәбе – туып-үскән, әти-әнисе хезмәт иткән һәм үзе яшәгән туган ягына, җиргә карата сөю, ә ул кече Ватаны үсешенә өлешен кертергә тырыша.
Читайте нас: