ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
20 апрель 2018, 10:13

Ышанычны аклаучы ханым

Сайлаучылар өченче срокка озайткан

Иске Көектән Рәзилә Шәмгунованы тоташ тирә-як белә. Урындагы авыл Советы депутаты һәм фельдшер буларак та. Бөре медучилищесын тәмамлаган һәм, әйткәндәй, инде 30 ел медицина өлкәсендә эшли, ә 17сен – туган авылында фельдшер булып.
– Инде өченче чакырылыш депутатымын, – ди Рәзилә Рәзит кызы. – Эшем дә туры килгән: авыл халкы белән көн саен күрешәм. Һәр авылдагы кебек үк, миңа барлык көнүзәк сорау белән мөрәҗәгать итәләр – тавыш биргәннәр икән, хәл ит, җавап бир. Төрле сәбәп буенча: телефон эшләми, кыш юлларны чистартмыйлар яки гаиләдә низаг...Сөйләшәм, «ирешәм», урындагы хакимияткә тәкъдимнәр белән чыгам.
Рәзилә Рәзит кызының эшенә протокол отчеты кирәкми, ул барысына да күренә. Ә аның сайлаучылары гомер итүче Көек һәм Чулпан авылларында Рәзиләнең бернинди авырлыклар алдында бирешмәячәге, һәрвакыт ярдәм итәчәгенә ышаналар, чөнки ул үз кеше, урындагы... Беркайда китмәгәннәр, ире белән биредә йорт салганнар, балалар үстергәннәр.
– Мәшәкать җитәрлек, – дип таный депутат. – Авыл биләмәсе хакимиятендә артык акча юк, шуңа күрә ярдәм сорап «зур» кешеләргә мөрәҗәгать итүдән кыенсынмыйм. Аллага шөкер, авылда-туып үскәннәр байтак.
Биредә озак вакыт юл торышыннан интеккәннәр, хәзер проблема азрак. Ел саен тоташ авыл белән зиратны төзекләндерәләр, шулай ук 2014 елдагы гарасат нәтиҗәләрен бетергәннәр. Чишмәләрне чистарту һәм авыл территориясен җыештыру буенча өмәләргә Рәзилә Рәзит кызы барысын да җәлеп итә – беркем дә читтә калмый. Ә авылда Сабантуйның нинди дәрәҗәдә үтүен күпләр белә.
– Бу көннәрдә барлык депутатлар белән ихаталар буенча йөреп чыгарга җыенабыз, – ди ул. – Минем округта дүрт I группа инвалиды бар, аларга даими рәвештә ярдәм оештырабыз. Чөнки депутат эшен үз өстеңә алу – гади сүзләр генә түгел. Янәшәдәгеләрнең ышанычын акларга кирәк.
Читайте нас: