ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
24 апрель 2018, 10:17

Хезмәт хезмәт белән, ә чара аңа комачауламый

Муниципаль хезмәткәрләр көнен районда туристик фестиваль белән билгеләделәр

Районның муниципаль хезмәткәрләре чираттагы һөнәри бәйрәмен туристик фестиваль белән билгеләде, ул узган шимбә «Орленок» сәламәтләндерү лагеренда үтте.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов ярыш алдыннан барлык җыелучыларны тәбрикләде. Ул ук аерым хезмәткәрләргә бүләк: БРның муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе, район хакимиятенең Мактау грамотасы, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырды. Ә иң «спортчы» муниципаль хезмәткәрләр «бронза», «көмеш» һәм «алтын» ГТО билгеләре алды.
Фестиваль программасы кызыклы булды: алты кешедән торган командага «параллель аркан», асылмалы бүрәнә, «куе урман» аша үтәргә, кыска саплы сөңге бәрергә һәм каза күрүчене күчерергә кирәк иде. Барысы ун команда: район хакимияте, шәһәр биләмәсе хакимияте башлыклары, авыл биләмәләренең өч җыелма командасы, шулай ук социаль, икътисади блоклар, финанс идарәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хакимиятнең тәэминат хезмәтенең җыелма командалары. Вакытка ярыштылар, киртәләр зонасында һәр тайпылыш өчен штраф каралган иде.
Җиңүчеләр, штраф балларын исәпкә алып, тоташ дистанцияне үтүнең иң яхшы техник нәтиҗәсе буенча билгеләнде. Район хакимияте башлыгы, тәэминат хезмәте һәм Ваяды, Яңа Уртавыл, Истәк, Эткенә, Первомай, Ижбулды авыл Советларының җыелма командасы, «иң тиз» нәтиҗә күрсәтеп, алдынгылар өчлегенә керде.
***
Ә җомга көнне Уфада республиканың муниципаль берәмлекләренең VII Съезды һәм Урындагы үзидарә көне уңаеннан тантана үтте. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Съездда урындагы үзидарә үсеше, муниципаль идарә сыйфаты һәм җирле власть тарафыннан кабул ителүче карарлар нәтиҗәлелеген арттыруның мөһим мәсьәләләре тикшерелде, якын киләчәккә мөһим бурычлар билгеләнде. Форумның эшен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ачты. Ул эшкә карата җаваплы мөнәсәбәте, тормышчан мөһим сорауларны хәл итүгә максатчанлык һәм республика үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен муниципаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәсе, халык белән эшләүдә төп бурычларны билгеләде.
Съездда Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов та чыгыш ясады. Ул районда урындагы үзидарә үсешендә уңыш һәм казанышлар турында гына сөйләп калмады, ә муниципалитетлар эшендә очраган проблемаларны да билгеләде. Безнең башлыкның чыгышы съезд делегатлары арасында җанлы кайтаваз тапты. Сүз уңае, Илшат Әгъзам улы җиденче тапкыр БРның муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе Советы идарәсе составына сайланды, ә быел ул Совет рәисе урынбасары да булды. Бу көнне йола буенча «БРның иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсына да йомгак ясалды. Яңавыл шәһәр җирлеге хакимияте «Муниципаль берәмлектә яшәүчеләр белән нәтиҗәле кире элемтә тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү, халыкны башка формаларда урындагы үзидарәне гамәлгә ашыруга җәлеп итү» номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Концерт барышында «Бәйрәм» биюе белән чыгыш ясаган безнең «Ялкын» бию ансамбле көчле алкышларга күмелде.
Читайте нас: